«Зарарлы гадәтләргә ЮК» дигән профилактик сәгать
Сәламәтлек — безнең төп хәзинәбез, аны яшьтән үк кайгыртырга кирәк. Шуңа күрә Татар Әйшәсе авыл китапханәсе «Зарарлы гадәтләргә ЮК» дигән профилактик сәгать оештырды. Чара барышында балалар зарарлы гадәтләрнең организмга ничек тәэсир итүен һәм аларның нәрсә белән куркыныч булуын белделәр. Алар шулай ук тормышны кызыклырак итә торган файдалы гадәтләрне ничек сайларга һәм гади гамәлләр белән көн саен сәламәтлекне ничек ныгытырга икәнлеге турында фикер алыштылар.
