Акыллы эшләпә
20 мартта Олы Битаман авылы китапханәсендә «Акыллы эшләпә» экологик ассортие узды. Чара Халыкара урманнар һәм Бөтендөнья су ресурслары көненә багышланды. Акыллы эшләпәдә экологик темага сораулар тупланган иде. Үзләренә эшләпәдән сорау тартып чыгарып, шуларга дөрес җавап биргән чараның катнашучылары баллы приз ала алдылар. Табышмаклар, хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр турындагы сораулар укучыларны кызыксындырды. Балалар бик теләп сорауларга җавап эзләделәр, табышмаклар чиштеләр. Җавап бирүдә кыенлыклар кичергән кешегә «Әйләнә-тирә дөнья» дигән китап күргәзмәсе ярдәмгә килде. «Әйләнә-тирә дөнья», «Хайваннар дөньясы», «Табигать күренешләре энциклопедиясе», «Кошлар», «Җил кайдан исә?», Ю.Дмитриевның «Табигать китабы» китапларыннан безне чолгап алган әйләнә-тирә дөнья буенча күп кенә сорауларга җаваплар табарга мөмкин иде.
