Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел

22 Апрель в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Суыксу авылы китапханәсе

Яшьчикләве: 6+

22 апрель көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен син бел»дигән чара уздырыла. Бу чарада китап укучылар белән юл йөрү кагыйдәләре турында видеоролик карап үтәчәкбез һәм юл йөрү кагыйдәләрен ойрәнәчәкбез. Безнең тормышыбызда бүген транспорт чаралары зур урын алып тора. Юлларда хәрәкәт иткәндә алар билгеле бер тәртипкә буйсыналар, 1994 нче елдан безнең илдә халыкара юл йөрү кагыйдәләре кертелгән.Бу кагыйдәләрне үтәмәсәң, юлларда хәвеф-хәтәр булыргы мөмкин. Статистикага караганда юллардагы фаҗигаләрнең күбесе җәяүлеләр гаебе белән була. Балалар катнашында да юлда күңелсезлекләр килеп чыга. Мондый хәлләр булмасын өчен, юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны үтәргә кирәк.