Планетаны ничек коткарырга?
22 Апрель в 17:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС», Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсеЯшь чикләү: 6+
Яз башыннан экологик тәрбия бирү буенча эш активлаша. Җир көне уңаеннан Бөреле җәнлек совхозы китапханәсендә балалар өчен кызыклы әңгәмә үткәреләчәк. Чара барышында китапханәче бүгенге көндә дөньядагы экологик хәл турында сөйләячәк. Тема буенча электрон презентация күрсәтеләчәк. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар арасында экологик проблемалар буенча фикер алышу узачак. Яшь активистлар өмәләрдә катнашу, икенчел чимал җыю һ. б. буенча экологик акцияләрдә катнашырга чакыручы мәгълүмати плакатлар әзерләячәкләр.

