Чернобыль кайтавазы
23 Апрель в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Кавал авылы китапханәсе26 апрельдә кешелек тарихында иң зур фаҗига – Чернобыль атом электростанциясендә авария булды. Бу көнне Олы Кавал авыл китапханәсендә китапханәгә килүчеләр өчен әлеге коточкыч вакыйгалар турында әңгәмә-мәгълүмат үткәреләчәк. Чара барышында китапханәче авариянең ничек килеп чыгуы, һәлакәтнең масштаблары, дөньяны зарарлы йогынтыдан һәм алга таба радиация таралудан саклап калган ликвидатор-кешеләрнең батырлыгы турында сөйләячәк. Катнашучылар «Чернобыль: хәтердә һәм китапларда» дигән китап җыентыгы белән таныша алачак.

