Чернобыль кайтавазы
23 Апрель в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Олы Битаман авылы китапханәсеЯшь чикләве: 12+
26 апрельдә бөтен дөнья Халыкара радиация аварияләре һәм һәлакәт корбаннарын искә алу көнен билгеләп үтә. 40 ел элек Чернобыль АЭСында XX гасырның иң масштаблы техноген һәлакәте булган. Бу датага Олы Битаман авылы китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылачак, анда техноген фаҗига вакыйгалары, Чернобыль һәлакәтен бетерүдә катнашучыларның һәм шаһитларның истәлекләре, галимнәрнең һәлакәткә һәм аның нәтиҗәләренә карашлары турында материаллар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәгә килгән укучылар фаҗиганең масштаблары, бу зонада булган кешеләр турында мәгълүмат алачак.

