Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай-татар халкының җаны

23 Апрель в 13:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Айбаш авылы китапханәсе

Яшь чикләве:  6 +

Айбаш авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Могҗизалар кыры»- интеллектуаль уены оештырылачак. Чара Тукай әкиятләренә багышланачак,    өч турдан, финал уеныннан һәм супер-уеннан торачак. Тамашачылар өчен дә сораулар әзерләнәчәк.

Г.Тукай  милли стильгә нигез салучы һәм шигърият классигы булып, үз исемен татар әдәбияты тарихына мәңгегә язып калдыра. Чарага   күргәзмә оештырылачак, анда китаплар һәм иллюстрацияләр куелачак. Чара туган телгә багышланган «Туган тел» җыры белән тәмамланачак.