Тукай безнең йөрәкләрдә
Биектау авылы китапханәсендә «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында Габдулла Тукай шигырьләрен кычкырып укулар үтте. Акция бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган. Бу атнада Габдулла Тукайның «И каләм!» шигырен укыдылар. Чара башында китапханәче «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, шагыйрьнең биографиясен сөйләде. Габдулла Тукайның ” И, каләм! шигырен кычкырып укыдылар. Бу шигырь – иҗатка гимн, шагыйрьнең үзенең төп коралы, аңа үлемсез юллар язарга ярдәм итүче белән сөйләшүе. Монда илһам да, дәрт тә, шигриятнең дөньяны үзгәртергә сәләтле булуына тирән ышаныч та бар. Бу чара шагыйрьнең иҗади мирасы белән танышу, татар шигъриятенең тирәнлеген һәм матурлыгын ачу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү өчен менә дигән мөмкинлек.

