Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре дөньясында

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел була. Шагыйрь нибары 27 ел гына яшәгән, әмма шундый кыска вакыт эчендә дә ул гаять зур иҗади мирас калдырырга өлгергән. Олы Битаман авылы китапханәчесе мәктәп белән берлектә шагыйрьнең юбилеена әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Чара кысаларында шагыйрьнең шигырьләре яттан укылды, җырлары җырланды. Чара барышында китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, аның әсәрләренә күзәтү ясады. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балалар өчен шигырьләреннән һәм әкиятләреннән башлана. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Г.Тукай иҗатында әкиятләр аерым урын алып тора. Аның әкиятләрендә могҗизалар һәм кызыклы хәлләр күп. Ләкин аның геройлары кешеләрнең тормышын караңгылатмый, беркатлы һәм ышанучан урман җан ияләре белән бәрелешүдә кеше һәрвакыт җиңүче булып чыга.