Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай-татар халкының җаны

Айбаш авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Могҗизалар кыры»- интеллектуаль уены оештырылды. Чара Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланды,    өч турдан, финал уеныннан һәм супер-уеннан торды. Тамашачылар өчен дә сораулар әзерләнгән иде.

Г.Тукай  милли стильгә нигез салучы һәм шигърият классигы булып, үз исемен татар әдәбияты тарихына мәңгегә язып калдыра. Чарага   күргәзмә оештырылды, анда китаплар һәм иллюстрацияләр куелды. Уен   «Туган тел» җыры белән тәмамланды.