Су анасы артыннан
2026 ел Татарстанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. 26 апрельдә аның тууына 140 ел тулуны билгеләп үтәләр. Шушы истәлекле дата уңаеннан, шагыйрьнең әсәрләре буенча төзелгән «Су анасы артыннан» дип исемләнгән театраль тамаша әзерләнде. Анда Коркачык авылы китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре, Иске – Казан урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучылары һәм укучылары катнашты. Тамашачылар яраткан геройлары Шүрәле, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык белән очрашып кына калмыйча, Тукай тудырган тылсымлы дөньяга чумдылар. Сәхнәдә шагыйрьнең танылган әкият һәм шигырьләре җанланды. Матур костюмнар, музыка һәм артистларның уены беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар һәр геройны көчле алкышлар белән каршы алды. Бу чара Габдулла Тукай иҗатының, аның татар һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлешенең әһәмияте турында искәртеп, чын бәйрәмгә әверелде.
