Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай варислары

«Белочка» балалар бакчасында китапханәче «Тукай варислары» балалар иртәсе үткәрде. Ул балаларны шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды, «Туган авыл», «Ак бабай», «Эш беткәч  уйнарга ярый» шигырьләрен кычкырып укыды. Ә  балалар укучылар конкурсында катнаштылар. Тукайның рус һәм татар телләрендәге балалар әсәрләре укылды. Чара барышында «Безнең гаилә» милли уены үткәрелде, түбәтәй бизәлде. Ә иртәнге бәйрәмне «Туган тел» җырын тыңлап тәмамладык.