Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай яши безнең йөрәкләрдә

Коркачык авыл китапханәсе шигърият һәм әдәбият сөючеләр өчен  күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә киң аудиториягә исәпләнгән – балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр. Күргәзмәдә шигырь җыентыклары, язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, газета, журнал мәкаләләре урын алды. Атаклы балалар шигырьләренә һәм әкиятләренә аерым игътибар бирелгән иде. Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныша алдылар. Мондый күргәзмәләр туган телебез, милли мәдәни мирасыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләүдә зур роль уйный.