Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Тукай яши безнең йөрәкләрдә»

26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтәбез. Моннан 140 ел элек, 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә дөньяга килеп, 1913 нче елның 15 нче апрель иртәсендә дөньядан китеп тә барган  Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары безнең күңелләрдә. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган.

Без китапханәдә Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча «Тукай яши безнең йөрәкләрдә» дип аталган   тематик кичә уздырдык. Китап укучыларга  Габдулла Тукай иҗаты  балалар бакчасыннан ук таныш инде. Биремнәрне үтәү һәркемгә җиңел бирелде. Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.