Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

“Яз килә”

21 март Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан Биектау авыл китапханәсендә, шигърияткә һәм иҗатка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Яз килә” исеме астында шигырь бәйрәме узды. Чара барышында укучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен  укыдылар. Бәйрәмгә китап күргәзмәсе  дә әзерләнде. Күргәзмәдә  күренекле рус һәм татар шагыйрьләренең китаплары урын алды.