Чернобыль. Мәңге онытылмаслык фаҗига.
1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом станциясендә шартлау була. Бу дөньядагы иң зур авария булып исәпләнә . Зур радиация болыты күп шәһәрләрне һәм авылларны каплый.
Гади кешеләр – янгын сүндерүчеләр, табиблар, солдатлар беренчеләрдән булып реакторны ябу һәм дөньяны зур бәла-казадан коткару өчен иң кайнар ноктага киттеләр. Аларның күбесе һәлак була. Чернобыль безгә дөньяның зур афәтләр каршында бик тә көчсез булуын искәртә. Бу фаҗига кабатланмасын өчен, без аны онытмаска тиеш.
Чернышевка авылы модель китапханәсендә бу датага уңаеннан «Чернобыль. Мәңге онытылмаслык фаҗига » дигән иллюстратив күргәзмә оештырылды. .
