Дуслар арасында дус
Шуман авыл китапханәсе рус язучысы Юрий Дмитриевич Дмитриевның тууына 100 ел тулу уңаеннан автор иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче балаларны совет язучысы – натуралист һәм педагог, 80 дән артык китап авторы белән таныштырды. Аның әсәрләренең төп темасы – табигать дөньясын белү, барлык тереклеккә сакчыл һәм хөрмәтле караш тәрбияләү. Дмитриев китаплары хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләүче Россия балалар язучыларының иң яхшы традицияләрен дәвам итә, ләкин шул ук вакытта ул тылсымлы Табигать иленә ишек ачкычын тапты.
