Табигать дуслары
Апрель аенда Бөтендөнья Җир көне билгеләп үтелә. Бу көн-планетада яшәүчеләрнең барысына да табигатькә сакчыл караш кирәклеген искә төшерү көне. Әлеге дата уңаеннан Айбаш авыл китапханәсендә «Табигать дуслары» исеме астында әйләнә-тирә мохитне пычрату, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән экологик сәгать узды.Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, анда далалар буйлап сәяхәт итәргә, җирне әйләндереп алган планеталар белән танышырга, табигать турында гаҗәеп фактлар белергә мөмкин булды.
