Россиянең аз санлы җирле халыклары көне
Мүлмә авылы китапханәсе мөдире Фәйзиева Әсилә Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен Халыклар бердәмлеге елына багышланган мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында катнашучылар илебез халкының күпмилләтлелеге турында гына түгел, ә аз санлы җирле халыклар һәм аларның яшәү рәвеше турында да белделәр. Чара ахырында балаларга манты һәм алеут халыклары турында танып-белү мультипликацион фильмы күрсәтелде.
