Һәрвакыт булсын Кояш
Бөтендөнья Кояш көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә танып-белү сәгате узды. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар кояшның Җиргә иң якын йолдыз булуын, аның безнең планетада һава торышына, климатка һәм ел фасыллары алмашынуына турыдан – туры йогынты ясавын, кояшның җирдән бик ерак урнашуын, аның өслегендә температураның бик югары булуын, җир белән чагыштырганда гаять зур булуын һәм космик үлчәмнәр буенча бик яшь булуын белделәр. Аннары бер персонажы кояш булган Г. Тукайның «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигыре укылды. Чара ахырында һәр бала үзенең кояшын ясады.
