«Җир – безнең уртак йортыбыз»
Китапханәдә «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән тематик кичә узды. Китап укучылар викторинада катнашты, табышмаклар чиште. Алар дөньядагы экологик проблемалар турында белделәр, сулыкларның һәм һаваның пычрануы, урманнарның юкка чыгуы турында мәгълүмат алдылар. Кичә ахырында балалар Җиребезне рәсемгә төшерделәр. Мавыктыргыч чарада алган белемнәре киләчәктә укучыларга ярдәм итсен иде!
