Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балаларга сугыш турында укыйбыз

Биектау авылы китапханәсе «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» исемле XVII халыкара акциясендә катнашты. Чара барышында укучылар сугыш турындагы әсәрләр һәм фронтовик язучылар белән таныштылар. Сергей Алексеев, Александр Твардовский, Борис Полевой һәм башка авторларның әсәрләрен кычкырып укыдылар. Балалар Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале вакыйгаларына багышланган әсәрләрне кызыксыну белән тыңладылар.  Чара ахрында китапханәче укучыларга Бөек Ватан сугышы турындагы китапларга күзәтү ясады, аларны укып  без ата-бабаларыбызның Ватаныбыз өчен кылган батырлыклары, сугыш чоры вакыйгалары белән якыннан таныша алабыз.