Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай пәнҗешәмбесе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең «Тукайны бергә укыйбыз» Республика проектын тормышка ашыру кысаларында Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә бөек татар шагыйренең 140 еллыгына чираттагы кычкырып уку үткәрелде. Бу пәнҗешәмбе көнне китапханәнең уку залында «Пара лошадей = Пар ат» шигыре яңгырады. Әсәр рус һәм татар телләрендә укылды. Балалар шигырь язу тарихын белделәр, авторның Уральскидан Казанга сәфәре вакытындагы кичерешләрен тойдылар. Шулай итеп, бу елның һәр пәнҗешәмбесендә укучылар Габдулла Тукай иҗаты белән якыннан таныша алалар: шагыйрьнең иң популяр шигырьләрен искә төшерәләр һәм Тукай иҗатының таныш булмаган ягын ачалар.