Усад авыл җирлеге тыл хезмәтчәннәрен котлавы
Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан Бөек Ватан сугышы тылы хезмәтчәннәрен котлау күркәм традициягә әверелде. Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан, мәдәният йорты һәм Усад урта мәктәбе яшь армиячеләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов, ТР Биектау муниципаль районы Башлыгы Р.Ф.Хисаметдинов исеменнән Усад авыл җирлеге тыл хезмәтчәннәрен Мифтахова М.К., Каряганова А.Я., Корчагина Е.Ф., Рыбакова А.М., А.В.Нуйкина котладык. Фронтта һәм тылда җиңү яулаган, сугыш балачактан мәхрүм калган кешеләргә баш иябез, без алар алдында бурычлы, аларның батырлыгы белән горурланабыз, ветераннарыбызга тиңләшәбез.
