Барысы да җиңү өчен
2026 ел Татарстанда рәсми рәвештә хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Биектау авылы китапханәсендә патриотик сәгать узды. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышында Җиңү сәгатен якынайтып, батырлык күрсәткән тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар. Китапханәче МХОда катнашучы якташларыбызның батырлыклары турында да сөйләде. Балаларга Ватан Герое дигән югары исемгә лаек булган илебезнең батыр уллары турында видео күрсәтелде.
