Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз

Коркачык авылы китапханәсе Җиңү көненә багышланган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVII Халыкара акциясендә катнашты. Акция кысаларында балалар өчен Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен уку оештырылды. Китапханәче шагыйрьнең катлаулы язмышы турында сөйләде. Шагыйрьнең әсирлеккә эләгеп тә, бирешмичә, шигырьләре белән дошманга каршы көрәшүен балалар игътибар белән тыңладылар. Шигырьне укыганнан соң, батырлык, ватанпәрвәрлек, Туган илгә мәхәббәт кебек мөһим төшенчәләр турында фикер алыштылар.