Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтер исән, хәтер мәңгелек

Бөек Ватан сугышы ил тарихында һәм миллионлаган кешеләрнең йөрәгендә тирән эз калдырды. Аның турында бик күп китаплар язылган һәм аларның һәркайсы совет солдатларының, халыкның батырлыгы, ныклыгы турында истәлек саклый. Мондый әсәрләрне укырга кирәк, алар ул еллардагы вакыйгалар белән таныштырып кына калмый, ә бәлки, ата-бабаларыбызның батырлыгына хөрмәт белән карарга да өйрәтә. Сугыш турындагы китаплар җиңүнең нинди бәя белән яулануын онытмаска ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа күрә Җиңү көненә Коркачык авылы китапханәсендә «Хәтер  исән, хәтер мәңгелек» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе оештырылды. Экспозиция киштәләрендә фронт һәм тылдагы тормыш, каһарманнар турында язылган китаплар урын алды. Әдәби китаплар аша укучылар күренекле авторларның сугышка багышланган әсәрләре белән дә таныша алдылар.