Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтердә саклау өчен сугыш турында укыйбыз

Коркачык  авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышы турында әсәрләр укылды. Очрашуны «Хәтердә саклау өчен сугыш турында укыйбыз»дип атадылар. Китапханәче балаларга илебезнең героик үткәне турындагы истәлекне саклауның мөһимлеге турында сөйләде һәм сугыш турындагы балалар өчен махсус язылган иң яхшы китапларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте. Уку өчен Борис Лавреневның «Разведчик Вихров», Валентин Катаевның «Сын полка» хикәяләреннән өзекләр, Александр Твардовскийның «Рассказ танкиста»шигыре сайланып алынды. Балалар Бөек Ватан сугышы яшь солдатларының батырлыгы турындагы сюжетларны зур игътибар белән тыңладылар. Һәрбер хикәяне укыганнан соң, китапханәче балаларга ишеткәннәрен аңларга булышты, сораулар бирде. Балалар актив рәвештә тәэсирләре белән уртаклаштылар, тынычлык, дуслык һәм бурыч турында фикер алыштылар.