Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Күп төсле диңгез хикәяләре»

21 мартта балалар язучысы Святослав Сахарновның 100 еллыгына һәм   балалар китабы атналыгын үткәрү кысаларында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә «Күп төсле диңгез хикәяләре» күргәзмәсе оештырылды. Балалар язучы Сахарнов  һөнәре буенча – диңгезче.   Ул диңгез аръягы илләре, диңгезләр һәм океаннарның тере табигате, диңгез хайваннары турында күп хикәяләр авторы буларак билгеле.   Сахарнов китаплары табигатьнең тере дөньясын яратырга өйрәтә, дөньяны киңәйтә, маҗараларга чакыра. Күргәзмә белән танышканнан соң, чарада катнашучылар тәкъдим ителгән китаплар ярдәмендә электрон викторинада катнаштылар, куелган сорауларга күңелле һәм дәртле җавап бирделәр. Чара С. Сахарнов әсәрләре буенча кроссворд чишү белән тәмамланды.