Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Яшьләр коррупциягә каршы».

Коррупция-бүгенге көндә җәмгыятьнең иң кискен проблемаларының берсе. Коррупциягә каршы көрәш төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Без ришвәтчелек белән аның төрле формаларында очрашабыз: ришвәт алу, янап куркытып алу, законсыз иганә бирү һ.б. үсеп килүче буынны коррупциягә каршы тәрбияләү буенча чаралар программасы кысаларында Кече Рәс авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате булып узды. Китапханәче коррупция формалары һәм нәтиҗәләре, коррупциягә каршы тору, ришвәт өчен җаваплылык һәм һәр гражданның роле турында сөйләп үтте: ришвәт таләп иткәндә кая мөрәҗәгать итәргә, катлаулы хәлләрдә ничек эш итәргә икәнлеге турында әңгәмә алып барылды.