Солтан Габәши
Дубъяз авыл китапханәсендә күренекле композитор һәм фольклорчының тууына 135 ел тулуга багышланган «Солтан Габәши» дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче катнашучыларны татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.
Очрашу барышында аның иң танылган әсәрләренең язмалары яңгырады, ә тыңлаучылар якташыбыз – Солтан Габәшинең милли опера һәм хор сәнгатен үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлеше турында белделәр.
