Дус гаилә – бәхетле гаилә
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Кече Битаман китап бирү пункты бу көнне авыл клубы белән бергә озак яшәүче парны хөрмәтләде. Ирле-хатынлы Каюмовлар бергә 46 ел яшиләр. Китапханәче һәм клуб мөдире аларны бәйрәм белән котладылар, сәламәтлек, тигез бәхетле гомер теләделәр, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Гаилә әгъзалары тормышларының истәлекләре белән уртаклаштылар. Гаилә – тормыш нигезе. Әгәр ул нык, дус икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык.
