Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Музейларның сихри дөньясы

Әлдермеш авыл китапханәсе салих Сәйдәшев музее белән берлектә 18 май музейлар көненә багышланган чара үткәрдек. Чарада 5 сыйныф укучылары катнашты.Очрашу кысаларында укучылар дөнья музейлары турында документаль фильм карап үттеләр. Шулай ук катнашучыларга үз белемнәрен тикшерегә һәм Сәйдәшев мирасы белән якыннан танышырга мөмкинлек биргән тематик викторина үткәрелде.