Табигать – матурлык һәм саулык чыганагы
Чәчәк үстерүчеләр клубы, чәчәкләр, үсемлекләр турында белемнәрен арттыру, үстерү тәҗрибәсен туплау максаты белән, клуб әгъзаларының бакчаларына экскурсияләр оештырып тора. Ә май аендагы очрашу табигатькә экскурсия формасында узды. Клуб әгъзалары, май үләннәрен якыннанрак белү өчен, соклангыч табигать дөньясына сәяхәткә чыктылар. Мондый сәяхәтләр үсемлекләр дөньясын тирәнрәк аңлау, тану мөмкинлеге бирәләр. Хатын-кызлар безнең тирәлектә үсә торган май ае дару үләннәрен җыйдылар һәм аларның сәламәтлеккә файдалары белән таныштылар.
