Табигать матурлыгы
Чыршы авыл китапханәсендә «Табигать матурлыгы» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде, анда рәсемнәр, плакатлар, шигырьләр һәм башка иҗади эшләр кабул ителде. Балаларга авылыбызның яраткан урыннарын сурәтләргә тәкъдим ителде. Чара барышында китапханәче шигырьләр укыды. Балалар мондый конкурсларда кызыксынып катнаша, ә аларның эшләре буенча рәсемнәр күргәзмәсе эшләнде. Яз көне туган ягыңда нинди матур! Бу – табигать кышкы озын йокыдан уяна торган вакыт. Җир астыннан сусыл яшь үлән чыга. Агачларда бөреләр бүртәләр. Беренче язгы чәчәкләр кыюсыз гына күтәрелә. Әйләнә – тирәдәге бөтен нәрсә яшелләнә, җылы кояш нурларына каршы ачыла. Һавадан нәфис хуш ис килә. Әйтеп бетергесез матурлык!
