Бөтендөнья бал кортлары көне
20 майда ел саен Россиядә һәм башка илләрдә Бөтендөнья бал кортлары көне билгеләп үтелә. Китапханәче укучыларга бал кортының – Җирдә иң гаҗәеп һәм файдалы бөҗәкләрнең берсе, ә умартачылык – кешенең иң борынгы шөгыльләренең берсе булуы, бал кортларының ничек яшәве һәм ничек бал ясавы турында сөйләде. Бал кортлары-планетабызның иң борынгы тереклек ияләре, алар кешеләр тормышында һәрвакыт мөһим роль уйнаганнар. Китапханәче укучыларны бал кортлары турындагы китаплар белән таныштырды һәм Б.Заходерның «Винни – Пух һәм бал кортлары» әкиятеннән өзек укыды. Чара ахырында балалар бал корты рәсемен ясадылар.
