Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Һәр заманга яраклы язучы.

Чернышевка авылы модель китапханәсендә бөек рус прозаигы һәм драматургы Михаил Афанасьевич Булгаковның тууына 135 ел тулуга багышланган «Һәр заманга яраклы язучы» дигән  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Булгаков иҗаты – зур галәмгә тиң, анда мистика һәм чынбарлык, якты юмор һәм тирән фаҗига бергә бәйләнеп килә. Күргәзмәнең максаты – укучыларны аның талантының күпкырлылыгы белән таныштыру. Дистәләрчә еллар узуга карамастан, аның китаплары әле дә укучыларның күңелен кузгата, бүгенге көндә актуаль һәм кызыксынып укылучы булып кала.