«Шигырьләр белән данланган туган авыл» китабын тәкъдир итү кичәсе
25 май көнне Рөстәм Яхин исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре «Шигырьләр белән данланган туган авыл» китабын тәкъдир итүгә багышланган китап бәйрәме үткәрделәр. Китапта Биектау районының 25 авыл җирлеге турында мәглүмәт, 110 шигъри әсәр тупланган. Китап тарихи документлар өйрәнү нигезендә, гаилә архивларыннан һәм шәхси истәлекләрдән алынган мәгълүматлардан җыеп язылган. Китап авыллар һәм авыллар тарихын өйрәнү буенча күпьеллык эш нәтиҗәсе булып тора.
Бу чарада мәртәбәле кунаклар да катнашты:
– якташыбыз, язучы Рәфис Корбан. язучы Галимьян Гыйльманов.
– Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррир урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Миңнуллина
-шагыйрә Луиза Янсуар ,
– прозаик Рәҗәп Бәдретдинов,
– Казан шәһәр филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин.
Ләйсән Миңнуллина Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Татарстан китап нәшрияты командасы оештырган «Татар китабы – 2026» конкурсы турында сөйләде һәм «шигырьләр белән дан җырланган туган авыл»китабы белән конкурста катнашырга чакырды. Бу бәйрәмдә катнашкан авторларыбызга һәм җырчыларыбызга рәхмәт белдерәбез! Иҗади уңышлар телибез!
