Китапханә – серле дөнья
Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган Биектау авыл китапханәсе танып — белү чарасы үткәрде һәм Бөтенроссия һөнәри юнәлеш бирү акциясендә катнашты: «Бүген мин-китапханәче»бердәм уку һәм студентлар үзидарәсе көне. Чара кысаларында 3 нче югары мәктәп укучысы Моратова Латифа балаларга китапханәнең нәрсә икәнен сөйләде, китапханәдән файдалану кагыйдәләрен, китапханә фонды белән таныштырды. Ул катнашучыларга китап белән ничек эш итәргә һәм кирәкле китапны ничек табарга кирәклеген сөйләде, төрле тематика буенча бизәлгән китап күргәзмәләре белән таныштырды. Моратова Латифа китапханәче һөнәре кирәк һәм мөһим, дигән фикерен белдерде. Чара китапханәче һөнәрен, китап һәм укуны халык арасында популярлаштыруга юнәлдерелде.
