Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханәгә кунакка

27 май Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтү традициягә әверелде. Мүлмә авылы китапханәсе мөдире бу бәйрәм көне алдыннан яшь китап укучылар өчен экскурсия үткәрде. Ул китап укучыларга китапханә тарихы турында сөйләде, китап күргәзмәләре, әдәби яңалыклар белән таныштырды. Алфавит һәм систематик каталогның нәрсә икәнен җентекләп аңлатты, алардан ничек файдаланырга икәнен күрсәтте.