Могҗизалар иле – Китапханә.
27 май – барлык китап сөючеләр өчен үзенчәлекле көн. Бәйрәм алдыннан яшь кунакларга китапханә ишекләре ачылды, алар өчен без кызыклы китапханә дәресе һәм экскурсия үткәрдек. Балалар Чернышевка китапханәсенең оешу тарихы һәм бүгенге көндәге тормышы турында тыңладылар. Без балаларны иң матур, кызыклы һәм сирәк очрый торган балалар китаплары һәм журналлары белән таныштырдык. Балалар китапханәче эшенең үзенчәлекле серләре турында белделәр һәм һәрбер китап укучыга «нәкъ менә шул» китапны табарга ничек ярдәм итүебезне өйрәнделәр. Яшь кунакларыбызга ихлас кызыксынулары өчен рәхмәт белдерәбез һәм яңа китап ачышлары өчен һәрвакыт кунакка көтәбез.
