Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапханә – белем йорты

27 май-Гомумроссия китапханәләр көне – китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Китапханәләр кешеләрне белем,сәнгать,тарих,мәдәният һәм гади кешелек дөньясына кечкенәдән үк алып керәләр. Бернинди заманча технологияләр дә китап белән тере элемтәне алыштыра алмый. Китап – китапханәнең нигезе.Ә китапханәне булдыручылар һәм яшәеше сагында торучылар. Китапханәче хезмәте тыйнак,әмма бик тә күркәм. Ул сүздән тирән белемле булуны да,аралаша белү осталыгын да,сабырлык та таләп итә.Китапханәчеләр көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе « Китапханә – белем йорты» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.  Чара барышында китап укучылар китапларның барлыкка килү тарихы белән, китап элементлары һәм структурасы белән танышып үтте.  Шулай ук китапларга сакчыл караш   кагыйдәләрен искә төшереп үтте. Китаплар кулдан кулга күчкәнгә күрә,  үзеңнән соң китапны чиста һәм пөхтә итеп калдырырга кирәк. Китаплар безнең тормышта аерым урын алып торалар.