Тукайны бергәләп укыйбыз
Мүлмә авылы китапханәсе Мүлмә урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә «Тукай пәнҗешәмбесе» проекты кысаларында чара үткәрде. Очрашу Габдулла Тукайның үзенә бертөрле хезмәт сөючәнлеккә һәм гыйлемгә омтылуга гимн буларак язылган «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыренә багышланган иде. Филиал мөдире укыган шигырь хезмәт белән ял арасында балансның мөһимлеге, укуның һәм белем дәрәҗәсен үстерүнең кирәклеге турында искәртте. Чара ахырында шул ук исемдәге шигырь буенча төшерелгән мультипликацион фильм күрсәтелде.
