Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пушкин Әкиятләре

6 Июнь в 10:00
Түләүсез
МБУ "Биектау ҮКС" Алат авылы китапханәсе

Яшь чикләү: 0+

Алат авыл китапханәсе бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланган “Пушкин әкиятләре” китап күргәзмәсен оештырачак.

Күргәзмәдә балачактан ук таныш һәм яраткан әсәрләре: “Солтан патша турында әкият”, “Балыкчы һәм балык турында әкият”, “Алтын әтәч турында әкият” һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмәнең төп максаты-укучыларны Пушкин теле байлыгы, аның әкият дөньялары һәм әхлакый дәресләре белән таныштыру. Килүчеләр китапларны карап кына калмыйча, яраткан өзекләрен  укый, алар турында фикер алыша, тәэсирләре һәм хис-кичерешләре белән уртаклаша алалар. Пушкин әкиятләренең балаларда туган телнең игелеге, гаделлеге һәм матурлыгы турында күзаллаулар формалаштыруына аерым игътибар бирелә.

Күргәзмә әдәбиятка күзәтү, шулай ук өйдә уку өчен ошаган китапларны алу мөмкинлеге белән үрелеп бара.