Паустовский: Дөньяны күрү сәнгате.
31 майда бөек сүз остасы, рус табигатен яхшы белүче Константин Георгиевич Паустовскийның тууына 134 ел тула. Бу дата хөрмәтенә Чернышевка авылы модель китапханәсендә «Дөньяны күрү сәнгате» дигән күргәзмә-портрет оештырылды. Паустовский сирәк очрый торган сәләткә ия: дөнья мәшәкатенә чумып үтеп баручының күзенә күренми торган нәрсәне сизү. Экспозициядә атаклы «урман» хикәяләре дә, язучының тирән фәлсәфи повестьлары да тәкъдим ителде.
