Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тәмәке тартуга ЮК! диеп әйт!

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987 елда Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне игълан ителде. Ел саен 31 майда бөтен дөнья, тәмәке тарту – ул гаять зур масштабтагы куркынычлы афәт икәнлеген искәртү өчен берләшә. Бу мөһим көн алдыннан Чернышевка авылы модель китапханәсе «Тәмәке тартуга ЮК! диеп әйт!» дип аталган буклетлар таратты. Бу буклет сәламәтлеккә һәм начар гадәтләрдән арынырга омтылыш  ясаучы һәркемгә ярдәм итү максатыннан өләшенде.