Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Океан серләре».

8 Июнь в 18:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Кече Рәс авылы китапханәсе

Яшь чикләве: 6+

8 июньдә мөһим экологик бәйрәм – Бөтендөнья океаннар көне билгеләп үтелә. Дөнья океаны галимнәрнең зур игътибар объекты булып тора. Кече Рәс авыл китапханәсендә «Океан серләре» дип исемләнгән  чара узачак. Чара барышында балалар бик күп кызыклы мәгълүмат беләчәк: диңгезләр, океаннар, анда яшәүчеләр, диңгездәге суның ни өчен тозлы булуы турында. Китапханәче океаннар турында кыскача  сөйләп үтәчәк. Чарага китап күргәзмәсе әзерләнәчәк. «Диңгез дулкынлана» уенын уйналачак. Мондый чаралар гаҗәеп һәм серле дөнья белән танышырга ярдәм итә.