Барлык чорларның иң яхшы шагыйре
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда авторның китапханә фондыннан китаплары тәкъдим ителә. Аның иҗатын кечкенәләр дә, өлкәннәр дә ярата. Бөек шагыйрьнең китаплары төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, дөньяның төрле телләренә тәрҗемә ителә. Александр Сергеевич әсәрләре күптән инде классикага әверелде. Болар – шигырьләр һәм поэмалар, драма әсәрләре һәм, әлбәттә, әкиятләр.
