«Океан серләре»
Июньдә мөһим экологик бәйрәм – Бөтендөнья океаннар көне билгеләп үтелә. Дөнья океаны галимнәрнең зур игътибар объекты булып тора. Кече Рәс авыл китапханәсендә «Океан серләре» дигән чара узды. Чара барышында балалар бик күп кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар: диңгезләр, океаннар, анда яшәүчеләр, диңгездәге суның ни өчен тозлы булуы турында белделәр. Китапханәче бәйрәм һәм аның әһәмияте турында сөйләде. Чарага китап күргәзмәсе оештырылды. «Диңгез дулкынлана» уенын уйналды. Мондый чаралар гаҗәеп һәм серле дөнья белән танышырга ярдәм итә.

