Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Биектау авылы китапханәсе әлеге көн уңаеннан «Пушкин әкиятләре буенча сәяхәт» дигән чара уздырды. Чарада балалар А.С. Пушкинның  язмышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары укучылар язучының  әсәрләре буенча әдәби уенда катнаштылар. Алар әйтелмәләрнең кайсы персонажларныкы икәнлеген ачыкладылар, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча танып белделәр, язучының иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр.